Россиядә төрмәдә утыручыларны хәрби исәпкә куя башларга мөмкиннәр
Россиядә төрмәдә утыручыларны хәрби исәпкә куя башларга мөмкиннәр. Хәрби исәп турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү проектын Россия Саклану министрлыгы әзерләгән, документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
Хәрби исәпкә кую турындагы Нигезләмәдән 15нче пунктны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә, әлеге пунктка ярашлы рәвештә, ирегеннән мәхрүм ителгән гражданнар хәрби исәпкә алынмый.
Хөкүмәтнең тиешле карары кабул ителгән очракта, хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүче хәрби бурычлыларны хәрби исәпкә кую махсус хәрби исәп дип аталачак. Аны төзәтү учреждениеләре һәм җинаять-башкару системасының төзәтү үзәкләре гамәлгә ашырачак.
Шул ук вакытта махсус хәрби исәпкә куйганда һәм махсус хәрби исәптән төшергәндә төрмәдә утыручы гражданнар хәрби комиссариатка килеп тормаячак.