Румыния үз җиренә Русия дроны калдыклары төшүен таныды
Румыниянең Тулча уездында дрон калдыклары табылуы хәбәр ителде. Румыния хакимиятләре илгә Русия пилотсыз очкычы төшүен башта кире какты. Киев исә моңа дәлиле барлыгын белдерде. Румыния НАТОга керә һәм аның җиренә һөҗүм булса, бу Румыниягә үзенең беректәшләренә мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.