«Авангард» һәм Татарстанның Әлмәт муниципаль районы хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Татарстан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов «Авангард» үзәгендә булды. Үзәк директоры Дарья Борисова экскурсия үткәрде, анда торак корпусларны, уку биналарын, башлангыч хәрби әзерлек белән шөгыльләнү өчен инфраструктураның иң кызыклы элементларын күрсәтте, аерым дисциплиналарны укыту методикасы һәм белем бирү процессын оештыруда гомуми алым белән таныштырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Экскурсия тәмамлангач, хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Алар имзаланган документ кысаларында уртак тырышлык белән гражданнарны оборона һәм хәрби хезмәт нигезләре буенча әзерлек өлкәсендә башлангыч белемнәргә өйрәтү өчен шартлар тудыру, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне популярлаштыруга ярдәм итү турында килеште.
Дарья Борисова билгеләп үткәнчә, өч елда «Авангард» үзәге хәрби-патриотик белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә күп яңалыклар булдырган һәм хәзер бу тәҗрибәне төбәкләргә тапшырырга омтыла.
«Бу килешү безнең үзәккә охшаш тагын бер үзәк булдырырга ярдәм итәчәк. Анда Әлмәт районы һәм Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышыннан егетләр һәм кызлар иң заманча методикалар ярдәмендә башлангыч хәрби әзерлек буенча белем ала алачак», - диде ул.
Тимур Нагуманов «Авангард»тан алган тәэсирләре белән уртаклашты. «Авангард» практикасын бөтен ил буенча таратырга кирәк дип саныйм», - диде ул.
Әлмәт районында яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бөтенроссия хәрәкәте ЮНАРМИЯ сигез ел дәвамында эшли, «Патриот» үзәге, хәрби-патриотик клублар, эзләү отрядлары бар.