Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов UFC халыкара спорт оешмасы белән яңа килешү төзегән
Көрәшче Ринат Фәхретдинов узган атнада UFC халыкара спорт оешмасы белән яңа, яхшыртылган килешү имзалавы турында игълан итте. Хәзер аңа тагын, ким дигәндә, катнаш көрәш буенча дөньяның иң яхшы лигасында дүрт ярыш үткәрергә кирәк булачак. «ТИ-Спорт» татар спортчысы белән элемтәгә керде һәм яңа килешүнең, шулай ук булачак көрәшләрнең беренче детальләрен ачыклады.
Алдагы килешү буенча Ринат Фәхретдиновка UFC оешмасында нибары бер көрәш үткәрергә калган иде.
Әмма оешма белән килешүне озайту көтелгән иде. Кагыйдәләрсез көрәш буенча иң яхшы дивизионда булганда, татар «Гладиаторы» бер тапкыр да оттырмаган (3:0), ә үзенең алдагы көрәшендә бер минут эчендә Американың данлыклы көрәшчесе Кевин Лины җиңгән иде.
Фәхретдинов «ТИ-Спорт»ның яңа «яхшыртылган» килешүдәге үзгәрешләр турындагы соравына, аерма көрәш санында гына түгел (хәзер ул дүртәү), ә шәхси контракттагы саннарда да бар, дип белдерде.
«Бу минем белән яңа килешүне озайтулары һәм анда гонорар суммасы югарырак булачак дигәнне аңлата. Ул инде имзаланган, көндәш һәм көрәш көне билгеле», - дип белдерде Фәхретдинов.
Фәхретдинов бу көрәшнең кайчан буласын әйтмәде. Әмма көрәшче белән сөйләшүдән, аның көз булачагын чамаларга мөмкин.