Путин Иминлек советы белән мәгълүмат киңлегендәге куркынычсызлык хакында фикер алышты
Россия Президенты Владимир Путин РФ Иминлек советы белән киңәшмә үткәрде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә катнашучылар, дөньядагы вазгыятьне исәпкә алып, Россиянең мәгълүмат киңлегендәге иминлеге хакында фикер алышты. «Моның, аеруча хәзер, никадәр мөһим булуын барыбыз да аңлыйбыз», - дип искәртте дәүләт башлыгы.