Томск өлкәсе татарлары 10-12 яшьлек малайлар өчен «Яшь батыр» бәйгесе оештыра
![Томск өлкәсе татарлары 10-12 яшьлек малайлар өчен «Яшь батыр» бәйгесе оештыра](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/8/6/a89a9a841ae85a8b33e980b907a92c8f.jpg)
19 август көнне Томск өлкәсенең Зоркольцево бистәсе «Околица» паркындагы Татар утары территориясендә «Яшь батыр» конкурсы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгене Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм «Татар мәдәнияте үзәге» оештыра. Конкурс ел саен үткәрелә һәм яшьләр мохитендә милли мәдәният традицияләрен, үзаңны сакларга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Бәйгедә катнашырга 10-12 яшьлек малайларны чакыралар.