Казанда чит илләрдән килгән 39,2 мең кеше яши
Хәзер Казанда чил илләрдән килгән 39,2 мең кеше законлы нигездә яши. Узган алты айда Казанда яшәүгә 1,9 мең чит ил гражданы рөхсәт алган, ә 17,5 мең кеше Татарстан Республикасы башкаласы территориясендә хезмәт эшчәнлеген алып бара ала. Казан мэриясе сайты шул турыда яза.
«2020 елда Россия Федерациясе гражданлыгына кабул итү турында гариза белән мөрәҗәгать итә алган затлар даирәсе киңәйтелде. Казанда миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләр тарафыннан 966 шундый гариза кабул ителде», – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Андрей Шулепов.
Чит илләрнең тагын 981 гражданы вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган, чит илдән килгән 26,4 мең кешенең Татарстанда яшәү вакыты озайтылган.