Ел башыннан Татарстан автоинспекторлары 38 ришвәт бирү омтылышын туктаткан
2023 ел башыннан Татарстан автоинспекторлары ришвәт бирүнең 38 омтылышын һәм 407 коррупция фактын туктаткан. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
12 июньдә Мамадышта ЮХИДИ хезмәткәре ир-атны туктаткан, ул исереклек халәтенә медицина тикшерүе үткәрмәс өчен 50 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән. Исерек ир-ат тоткарланган.
Моннан тыш, март ахырында Яшел Үзән суды казанлыга хөкем карары чыгарды. Ул бер яклы хәрәкәт булган юлдан каршы як юнәлештә хәрәкәт иткәнгә җаваплылыктан качу өчен 3000 сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәрткәнчә, ришвәт биргән өчен җинаять җавалылыгы каралган. Җинаятьчеләргә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм ришвәт суммасыннан биш тапкырдан ун тапкырга кадәр күләмдә штраф яный.