Казан федераль университеты мөгаллимәсе Венера Гарипова белән хушлашу вакыты билгеле
![Казан федераль университеты мөгаллимәсе Венера Гарипова белән хушлашу вакыты билгеле](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/8/3/814ec716cbd9734e11c6d9acaec69a70.jpg)
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Ләйлә Мөхәммәтҗанованың әнисе – мөгаллимә Венера Гарипова белән хушлашу вакыты билгеле булды.
«Венера Акмаловна белән хушлашу иртәгә 8:45 сәгатьтә Казан Нуры мәчете янында була. Күп еллар Казан университетының татар теле белеме кафедрасында эшләгән мөгаллимә Венера Гарипова 10.00 сәгатьтә Курган зиратында җирләнәчәк», – дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов.