Медведев Россия Кораллы көчләре белән килешү төзегән контрактчылар санын әйтте
Ел башыннан 231 меңнән артык кеше Россия Кораллы көчләре белән килешү төзегән. Бу хакта Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев сөйләде.
«Бүгенге көндә контрактчылар өчен бер тапкыр түләнә торган түләү билгеләнгән, кредит каникуллары кертелгән, хәрби хезмәт узу чорында аларның эш урыннарын саклап калу тәэмин ителгән», – диде ул РФ Хәрби көчләрен комплектлау мәсьәләләре буенча киңәшмәдә. Медведевның Телеграм-каналында аның чыгышыннан өзек чыкты.
Аның сүзләренчә, Россиянең барлык субъектларында төбәкләрнең стимуллаштыру һәм компенсация түләүләре гамәлдә.
«Дәүләтнең бу һәм башка чараларының нәтиҗәләре ачык күренә. Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 3 августына кадәр, гомуми алганда, 231 мең кеше белән контракт төзелгән», – дип нәтиҗә ясады ул.