Мордовиядә аборт ясарга этәргән өчен штрафлар кертелде
![Мордовиядә аборт ясарга этәргән өчен штрафлар кертелде](https://gdb.rferl.org/1568578A-0A62-42B9-AC0F-0CCA433AC004_w800_h450.jpg)
Мордовия парламенты кабул иткән төзәтмәләрнең авторы – республиканың Иҗтимагый пулаты әгъзасы, "Спас" православ каналы алып баручысы Наталья Москвитина. Ул мондый штрафларның кирәклеген демографик күрсәткечләрнең начараюы, җирле халыкның күпләп күчеп китүе белән аңлата.