Сөт продукциясенең 87 процентында савыттагы күләм тиешле нормадан азрак булуы ачыкланган
ЛДПР партиясеннән Дәүләт Думасында вице-спикер һәм Мәскәү мэрына кандидат Борис Чернышов Мәскәү кибетләрендә сөт продукциясен тикшерү өчен сатып алулар үткәргән. 122 сәүдә ноктасында сөт продукциясенең савыттагы күләме тиешле нормадан азрак булуы (шринкфляция) ачыкланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Тикшеренү Россиядә массакүләм шринкфляция булуны раслады. Чернышев йөкләмәсе буенча 1 июльдән 18 июльгә кадәр Мәскәү шәһәренең популяр универсамнарына массакүләм аноним рейдлар үткәрелде. <…> Башкаланың барлык районнарында 122 сәүдә ноктасы тикшерелде. Максат – шринкфляциянең ни дәрәҗәдә массакүләм булуын ачыклау», – диелгән Чернышовның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Супермаркетларда сөт продукциясе ассортиментының 87 проценты 925-950 миллилитр сыйдырышлы савытларда тәкъдим ителгән, шул ук вакытта мондый савытны башка җитештерүчеләрнең 1 литрлы сөт яки кефирыннан күз белән генә аерып булмый, дип хәбәр ителә.
Сәясәтче сүзләренчә, кулланучылар кәрзиненең нигезен тәшкил иткән ярмалар (карабодай, дөге, тары, солы) гадәти 500 грамм яки килограмм урынына 97 процент очракта 450 һәм 900 грамм сыешлы капларда сатыла. Ә товарның авырлыгы һәм күләме бәя язылган шрифттан ваграк хәрефләр белән күрсәтелгән.