Ислам банкингының сынау проекты Татарстанда 1 сентябрьдән башлана
Дәүләт Думасы ислам банкингы турында закон проектын соңгы укылышта кабул итте. Сынау проекты 1 сентябрьдә Россиянең дүрт төбәгендә: Татарстанда, Башкортстанда, Чечняда һәм Дагыстанда башлана.
Эксперимент 2025 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Анда Үзәк Банк алып барачак реестрда теркәлү үткән һәм анда кертелгән юридик затлар катнашачак. Алар кредит һәм кредит булмаган финанс оешмалары, кулланучылар кооперативлары, иҗтимагый файдалы фондлар, автоном коммерцияле булмаган оешмалар, хуҗалык җәмгыятьләре яки ширкәтләр булырга мөмкин.
Закон аларның эш кагыйдәләрен билгели. Мәсәлән, эксперимент вакытында катнашучылар тәмәке һәм алкоголь продукциясе, корал, уен бизнесы җитештерү белән бәйле эшчәнлекне финанслый алмаячак.
Сынау проектында катнашучының минималь капиталы үзгәртелгән. 2023 елның 1 сентябреннән ул 10 млн сум тәшкил итәргә тиеш, ә киләсе ел башында ул 15 млн сум була. Шулай ук документ катнашучыларга карата «акча юуга каршы» таләпләр белән тулыландырылган.
Сынауны фәнни-методик, аналитик һәм экспертлар белән тәэмин итү өчен Россия Хөкүмәте карамагындагы экспертлар советы төзеләчәк.