Татарстанда Державин исемендәге премияне тапшырдылар
![Татарстанда Державин исемендәге премияне тапшырдылар](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/14/f63129c58971f95be089d24b5fdd3280.jpg)
Татарстанда Гавриил Романович Державин исемендәге Республика премиясе тапшырылды. Быел бүләкне журналист, документаль телефильмнар авторы Айрат Бик-Булатов «Очерки истории казанской журналистики (1758-1918)» китабы өчен алды.
Җиңүчене Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләкләде. «Китерелгән материалларның елдан-ел яңача яңгыравын һәм җитдирәк булуын күрүемә шатмын», – дип билгеләп үтте ул.
Фото: © Лаеш районы матбугат хезмәте
Премияне тапшыру Лаеш районында Державин исемендәге мәйданда узды. Искәртеп узабыз, бүген Гавриил Державинның тууына 280 ел тулу билгеләп үтелә.
«Мин республиканың минем эшемне күрүен бик теләдем. Бу хезмәтнең меңгә якын бите республикага минем бүләгем булды», – дип белдерде Айрат Бик-Булатов.
Исегезгә төшерәбез, Державин исемендәге премия язучыларга киң җәмәгатьчелектә танылган, рус яки татар телләрендә иҗат ителгән, шагыйрь иҗатын популярлаштыра торган әдәбият өлкәсендәге аеруча әһәмиятле әсәрләре өчен, шулай ук юристларга юриспруденция өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре өчен бирелә.
Фото: © Лаеш районы матбугат хезмәте