Казан авиазаводы ел ахырына кадәр армиягә дүрт Ту-160 ракета йөртүче очкычын тапшырачак
2023 елда Горбунов исемендәге Казан авиация заводы Россия Кораллы көчләренә дүрт Ту-160 ракета йөртүче очкычын тапшырачак. Бу хакта РИА Новости Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгуга сөйләүләренчә, дүрт машинаның икесе яңа, тагын икесе модернизацияләнгән булачак. Моннан тыш, тагын ике очкыч ясау эше бара.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Шойгу республикага дәүләт оборона заказын үтәү барышы белән танышу өчен килде. Министрны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.