Башкортстан мәдәният министры туган авылының 270 еллыгына якташларына концерт бүләк итә
Бөрҗән районы Ыргызлы авылында 24 июньдә башкорт эстрадасы йолдызлары катнашында концерт узачак. Ул авылның 270 еллыгына багышлана. Әлеге бәйрәмне якташларына республика мәдәният министры Әминә Шәфикова «Атайсал – кече Ватан» проекты кысаларында бүләк итә. «Башинформ» шул турыда яза.
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин кичәнең төп җырчысы булачак. Концертта шулай ук Башкортстан Республикасының халык артисты Рәсүл Карабулатов, Башкортстанның атказанган артисты Заһир Исәнчурин, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәнис Алтынбаев, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Гөлшат Гирфанова катнашачак.
Элегрәк «Башинформ» язганча, мәдәният министры «Атайсал» проектында актив катнашучыларның берсе булып тора. Аның кысаларында балаларның ике хореография ансамбле сәхнә костюмнары, «Умырзая» ансамбле мандолиналар һәм тегү машиналары алды. Шулай ук Әминә Шәфикова туган авылының мәдәният йортына тавыш көчәйткеч аппаратура, проекторлы экран һәм өстәл уеннары бүләк иткән.