«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе сайты яңа дизайнга күчте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе сайты яңарды.
Яңартылган сайт укучыларга сайтта кирәкле мәгълүматны тизрәк табарга мөмкинлек бирер дип ниятләнә. Төп яңалыклар һәм иң күп укылган яңалыклар күренә торган урында урнаштырылган. Ел башында шушыңа охшаш версияне «Татар-информ»ның төп сайты тәкъдим иткән иде.
«Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әйтүенчә, бу инде 2016 елдан соң бишенче тапкыр дизайн үзгәрүе.
Ул сайтта чит төбәкләрдән мәгълүматлар күп чыгуын әйтте. Моннан тыш, татар редакциясендә эшләүче һәр журналистның диярлек үз авторлык проекты бар. Элекке сайтта бу яңалыклар «югала» иде, хәзер аларның «шәхси» урыны бар.
«Гадәттә, укучылар яңа сайтка күчүне сак кабул итә, чөнки рубрикаларның күнегелгән урыны югала. Әмма күпмедер вакыттан алар да, без дә яңа сайтның яхшырак икәнен аңлыйбыз. Ни генә дисәң дә, яңару – яхшы», – диде Рәмис Латыйпов.