Татарстанның Тукай районында җиде кешенең гомерен өзгән янгынның видеосы чыкты
![Татарстанның Тукай районында җиде кешенең гомерен өзгән янгынның видеосы чыкты](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/6/18/19b9f74c965a0aaad7347b315ad56060.jpg)
Татарстанның Тукай районында җиде кешенең (шуларның дүртесе – балалар) гомерен өзгән янгынның видеосы чыкты.
«Татар-информ» агентлыгы Сәет авылында янкормалы бер катлы агач йортта янгын чыгуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.
Ачыкланган мәгълүматлар буенча, йортта 8 кеше (шуларның дүртесе – балалар) яшәгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә имин булмаган. Балаларның әнисе янгыннан урамга чыгып котылган.