«Земляне» һәм «Лицей» төркемнәренең элеккеге гитаристы вафат
«Земляне» һәм «Лицей» төркемнәренең элеккеге гитаристы Сергей Колчин 45 яшендә вафат булган. «Лицей» төркеме солисты Анастасия Макаревич социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итте.
«Бик тә авыр һәм ямансу... Искиткеч музыкант, бергә эшләргә насыйп булган иң яхшы гитаристларның берсе Сергей Колчин арабыздан китте. Шундый якты һәм талантлы кешеләрнең шулай иртә китүе бик кызганыч. Авыр туфрагы җиңел булсын», - дип язган ул. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Музыкантның үлем сәбәбе билгеле түгел.