Рөстәм Миңнеханов Баку Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде
Азәрбайҗанга эш сәфәре белән килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баку үзәгендә яр буенда оештырылган Сабан туенда булды. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов бәйрәмдә катнашучылар һәм кунакларны сәламләде. «Татар халкы кайда гына яшәмәсен, Сабан туе безнең барыбыз өчен дә иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Аның уникальлеге – барлык милләт һәм дин вәкилләрен бер мәйданчыкта берләштерүендә», - дип искәртте ул.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Азәрбайҗанда 27 меңнән артык ватандашыбыз яши. Биредә «Яшьлек» Азәрбайҗан Татар яшьләре үзәге, «Туган тел» Республика татар мәдәнияте җәмгыяте, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте бүлеге һәм башка берләшмәләр, үзешчән сәнгать коллективлары эшләп килә.
«Азәрбайҗан һәм Татарстан арасындагы элемтәләр елдан-ел ныгый. Сезнең тырышлык белән биредә татар тормышы гөрли», - дип белдерде ТР Рәисе.
Моннан тыш, Сабан туе кунакларын Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев исеменнән республика икътисад министры да сәламләде.