Татарстанда фатир аркасында бәхәс чыгып апасын үтергән ир-атны хөкем итәчәкләр
Фатир аркасында бәхәс чыгып апасын үтергән 47 яшьлек Чаллы кешесе суд каршына басачак. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 30 апрельдә 53 яшьлек хатын-кыз энесенең өенә килгән, тегесе исерек булган. Туганнар арасында бәхәс купкан: хатын-кыз энесе яшәгән фатирны бүләргә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, ир-ат апасының күкрәгенә пычак белән кадаган. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз шунда ук һәлак булган. Энесе, полициягә шалтыратып, барысы хакында да сөйләп биргән.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, аны сак астына алганнар.
Хәзерге вакытта эш материаллары судка тапшырылган.