Тукай районындагы янгында һәлак булучылар саны алтыга җиткән, шуларның өчесе - балалар
Татарстанның Тукай районындагы янгында һәлак булучылар саны алтыга җиткән, шуларның өчесе – балалар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
«Татар-информ» агентлыгы Сәет авылында янкормалы бер катлы агач йортта янгын чыгуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. Аны сүндерүгә 43 кеше һәм 17 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин да юл тоткан.
Ачыкланган мәгълүматлар буенча, йортта 8 кеше (шуларның дүртесе – балалар) яшәгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә имин түгел. Балаларның әнисе янгыннан урамга чыгып котылган.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, прокуратура балигъ булмаган балаларның караучысызлыгы турындагы законның үтәлешен тикшерәчәк, шулай ук профилактика системасы органнары эшенә хокукый бәя бирәчәк.