Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнеханов Фәннәр академиясе академиклары булырга мөмкин
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президиумы ТР Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзалары (академиклары) һәм әгъза-корреспондентларына кандидатлар исемнәрен чыгарды. Исемлек академия сайтында урнаштырылган.
Гуманитар фәннәр бүлеге буенча ТР Фәннәр академиясе академигы урынына («археология» белгечлеге буенча) бер генә кандидат – ТР Фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты директоры, Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы, шулай ук КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Татарстан тарихы кафедрасы мөдире Айрат Ситдыйков дәгъва итә.
Социаль-икътисад фәннәре бүлеге буенча академиклар вакансиясенә кандидатлар: ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Политология кафедрасы профессоры-консультанты Мидхәт Фарукшин (икесе дә «политология» белгечлеге белән үтә).
Математика, механика һәм машина белеме бүлеге буенча академиклар урынына Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов («төзелеш эшләнмәләре һәм конструкцияләр ясау» белгечлеге буенча) һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ интеллектуаль транспорт системалары кафедрасы мөдире Рифкать Миңнеханов дәгъва кыла.