Рөстәм Миңнеханов Илһам Алиев белән Auto Leasing Azerbaijan сервис үзәген ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең һәм Гәнҗә автомобиль заводы катнашында төзелгән Auto Leasing Azerbaijan сервис үзәген ачты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Үзәк бөтен төрле катлаулылыктагы ремонт өчен исәпләнгән. Хезмәт күрсәтү зонасы 12 посттан тора. Агрегат участогы һәм двигательләрне ремонтлау өчен урын бар. Сервис куәтләрен «КАМАЗ» техникасына хезмәт күрсәтү өчен генә түгел, ә башка бренд машиналары өчен дә җәлеп итү күздә тотыла.
Илһам Алиев билгеләп үткәнчә, үзәк бик кирәкле, чөнки территориядә масштаблы төзелеш эшләре алып барыла, аларда йөзләгән берәмлек техника җәлеп ителгән.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Азәрбайҗан Президентына проектка шәхси игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Auto Leasing Azerbaijan сервис үзәге Азәрбайҗанның Җәбраил районында урнашкан «Араз үзәнлеге икътисади зонасы» сәнәгать паркы территориясендә ачылган.