Чаллыдагы Сабан туенда абсолют батырга «Москвич» автомобиле бүләк ителә
Бүген Чаллы Сабан туенда абсолют батыр исеменә 250гә якын көрәшче дәгъва кыла. Җиңүчегә яңа «Москвич» автомобиле бүләк ителәчәк.
Фото: © Екатерина Сайбель / «Татар-информ»
«Бездә көрәш мәктәбе бик лаеклы. Көрәшчеләребез безне кызыклы көрәш белән сөендерер дип өметләнәбез!», - дип белдерде Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев. Аның сүзләренчә, җиңүче өчен бүләк спонсорлар ярдәме белән алынган.
Фото: © Екатерина Сайбель / «Татар-информ»
Тамашачының игътибарын шул исәптән ретротракторлар күргәзмәсе кебек яңа мәйданчык җәлеп итте. Йөз ел элек ясалган машиналар Чабаксардагы трактор тарихы фәнни-техник музееннан китерелгән.