Россиядә кайбер даруларны эчү алкоголь яки наркотиклар куллануга тиңләнәчәк
Реакцияне һәм игътибарны боза торган дарулар эчкәннән соң машина йөртү исерек килеш йөртү кебек җәзага тартылачак. «РИА Новости» шул хакта хәбәр итә.
Кайбер даруларны эчү алкоголь яки наркотиклар куллануга тиңләнә. Бу төзәтмәләрне хөкүмәтнең закон проектлары буенча комиссиясе хуплаган.
Агентлык мәгълүматлары буенча, дарулар исемлеге хөкүмәт карары белән расланачак. Аңа анестетиклар, эпилепсиягә каршы препаратлар, тынычландыру, йоклап китәргә булыша торган дарулар һәм башка чаралар кертелергә мөмкин.