Fashion Iftar проекты авторы чит ил дизайнерларына берләшергә тәкъдим итте
![Fashion Iftar проекты авторы чит ил дизайнерларына берләшергә тәкъдим итте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/5/18/18d719400152877629156a9344d60c32.jpg)
Fashion Iftar проектын оештыручы һәм аның җитәкчесе Җәннәт Минһаҗева мөселман киемнәре эшли торган чит ил дизайнерларына уртак эш перспективалары турында фикер алышу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу турыда ул KazanForum кысаларында әйтте.
«Безнең проект башта ук хатын-кызлар өчен ясалды. Аның нигезе – аларны берләштерү, яулык бәйләгән яки шулай шулай эшләргә җыенган хатын-кызларга булышу, үз стилен табарга ярдәм итү. Инде хәзер үк безне Истанбулга, шулай ук Казахстанга чакырдылар, без ислам дөньясы илләре белән үзара хезмәттәшлекне тагын да киңәйтүгә өметләнәбез», – дип белдерде ул «Ислам модасы трендлары 2023» сессиясендә.
Россия, Индонезия, Сербия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дизайнерлары белән очрашуны Татарстан Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе оештырды. Анда шулай ук «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмалары һәм Үзбәкстанның Эшлекле хатын-кызлар ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
- Fashion Iftar – рухи һәм эстетик башлангычны, динне һәм моданы берләштерә торган проект. Чара ел саен Рамазан аенда Татарстанның мөселман кызларын җыя. Быел ул Казанда инде җиденче тапкыр узды.