Әлмәт районы башлыгы хәрби гаиләсен сабыйлары тууы белән котлады
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәрби гаиләсен сабыйлары тууы белән котлады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Кызлары туу белән гаилә күпбалалы булды. Гаиләдә инде 2 малай бар, хәзер аларның кечкенә сеңлеләре бар.
Яшь әнине генә түгел, ә отпускка кайткан хәрбине, гаилә башлыгын да шатлыклы вакыйга белән котлады район башлыгы.