«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә «Kazan Quest» уены җиңүчеләрен бүләкләделәр
![«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә «Kazan Quest» уены җиңүчеләрен бүләкләделәр](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/4/26/14e6515f00d85849ebf5e571e2800f6b.jpg)
23 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Kazan Quest» уены узды.
Бүген 26 апрельдә Камал театры каршында үткәрелүче «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концертында уен җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Гран-прига Мөслим гимназиясе лаек булды. Беренче урынны Актаныш мәктәбе яулады. Икенче урында – Әлмәтнең «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, КФУның IT-лицее, өченче урында Чаллының «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, 27 нче гимназия, Арча районы Апаз мәктәбе.
«Иң оста такым» номинациясендә Бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5 нче номерлы мәктәбе җиңде. «Иң креатив такым» – Казанның Яңа Савин районы инглиз телен тирәнтен үзләштерүле 9 нчы мәктәбе, «Иң бердәм такым» – Чаллының 9 нчы мәктәбе, «Иң акыллы такым» – Әлмәт районы Мәмәт мәктәбе.
- Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле оештырып килгән «Татар-дозор» уены яңартылып, «Kazan Quest» исеме алды. Әлеге уенда 7-11 сыйныфларда укучы 200 бала катнаша, барлыгы 19 команда — Казан гына түгел, республика районнарыннан да 37 мәктәпнең вәкилләре җиңү өчен көрәште.