Мамадыш районында ике шәхси йорт һәм ике мунча янган
Бүген иртән ут белән көрәшүчеләргә Татарстанның Мамадыш районы Пойкино авылындагы Октябрь урамында ике шәхси йорт һәм каралтыларда янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Урында янгын сүндерүчеләр ике шәхси йорт һәм каралтылар – ике мунча, өч сарай һәм җәйге аш бүлмәсе януын ачыклаган. Кызганыч ки, янгын чыгуын бик соң белгәннәр. Каралтыларны ялкын телләре тулысынча ялмап алган була инде.
Урында өч бригада эшләгән. 07.14 сәгатьтә ут белән көрәшүчеләр янгынның тирә-якка таралуына чик куйган. 07.55 сәгатьтә аны тулысынча сүндергәннәр. Янгынның мәйданы 207 квадрат метр тәшкил иткән.
Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.