Бүген «Татмедиа»да 40 кеше «Тоталь диктант» язды
Казан бүген «Тоталь диктант» Бөтендөнья акциясенә кушылды. Диктант оештырылган бер мәйданчыкта - «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә – үз белемен тикшерү өчен 40ка якын кеше җыелды.
«Тоталь диктант» фондының элеккеге директоры Ольга Ребковец билгеләп үткәнчә, акциядә катнашучыларның саны артканнан-арта. Аның җитәкчелегендә «Тоталь диктант» инде 16 елдан артык уза.
«Татмедиа» АҖ мәйданчыгында диктантны «Ак Барс Шоу» алып баручысы Маргарита Юргенсон әйтеп яздырды. Диктант башланыр алдыннан анда катнашучыларга Бөтендөнья акциясен оештыручыларның видеомөрәҗәгатен күрсәттеләр. «Тоталь диктант» фондының башкарма директоры Вячеслав Беляков барлык катнашучыларга уңышлар теләде.
Быел диктант өчен язучы һәм журналист, «Большая книга», «Национальный бестселлер» һәм «НОС» премияләренең финалисты Василий Авченко текстын сайлаганнар иде.
Бүген шулай ук дөньяның 43 илендәге 700 шәһәрдә яшәүчеләр үз белемен тикшерде һәм хәзерге заман рус әдәбияты белән танышты.