Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары махсус квота буенча лагерьда бушлай ял итә ала
Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары өчен 12 шәһәр лагерында бушлай юлламалар бирелә, мондый гаризалар 15 майга кадәр кабул ителәчәк. Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, алдагы җәйге чорда шәһәр читендәге балалар лагерьларында Казан мәктәпләрендә укучы 15 мең бала өчен 85 профиль сменасы оештырылачак.
«Җәйге сезонга без 12 муниципаль лагерь әзерлибез. Иң популяры – спорт-сәламәтләндерү юнәлеше, аның кысаларында Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр ял итәргә бара. Юлламаны индивидуаль тәртиптә сатып алырга ниятләгән ата-аналар өчен бер ай элек «Ял» үзәге сайтында, көннәрен һәм бәяләрен күрсәтеп, барлык лагерьлар һәм сменалар турында мәгълүмат урнаштырылды», - диде Заһидуллина.
Ул билгеләп үткәнчә, быел кэшбек программасы булмауга да карамастан, «Ял» үзәге лагерьларына юллама бәясе Казанда иң үтемлесе булып кала. Ата-аналар 18 көнлек смена өчен 9-13 мең сум түләячәк. Калган сумма – 16 мең сум тирәсе – республика бюджетыннан бүленә.
«Казан оешма-предприятиеләре лагерьларында юллама бәясе смена өчен 13-40 мең сум тәшкил итә. Авыр тормыш хәлендәге балалар өчен юлламалар бушлай. «Ял» үзәге лагерьларында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендәге балаларга шәһәр читендәге лагерьга юлламалар беренче чиратта, квота нигезендә тәкъдим ителәчәк. Бу квота буенча гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә», - дип сүзен төгәлләде Алия Заһидуллина.
Җәйге ялны оештырганда мобилизацияләнгән гражданнарның балаларына аерым игътибар бирергә кирәк, дип искәртте Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров.
«Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре, аларның балаларына аерым игътибар күрсәтүегезне сорыйм», - диде ул.