Пенза өлкәсендә Нәүруз бәйрәме булды
Төрки халыкларның Яңа елы — Нәүрузгә багышлап, Пенза дәүләт университеты 21 март көнне «Нәүруз» фестивале оештырган. Бу хакта penza.tatar хәбәр итә.
Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе чарада халкыбыз мәдәнияте һәм Нәүруз бәйрәме традицияләрен чагылдырган үз мәйданчыгын тәкъдим итә, һәм «Иң милли колоритлы мәйданчык» номинациясендә диплом белән бүләкләнә.
«Мизгел» вокаль ансамбле катнашындагы концерт программасы бәйрәмнең бизәгенә әверелде, дип яза penza.tatar сайты.
Чарада Пенза дәүләт университетының халыкара эшчәнлек буенча проректоры Глеб Синцов, Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, Пенза өлкәсе Таҗик милли мәдәни үзәге рәисе Олимджон Шеров мәртәбәле кунаклар буларак катнаша.