«Аулак өй — көрәш» төбәкара әдәби бәйгесенең студентлар өчен зона ярышлары башлана
«Аулак өй — көрәш» төбәкара әдәби бәйгесенең студентлар өчен зона ярышлары 27 март көнне Казанда, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак, дип хәбәр итте оештыручылар.
Монда 4 команда көч сынашыр дип көтелә: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Әллүки» иҗат берләшмәсе, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Татар тел белеме кафедрасының журналистика бүлеге студентлары, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты каршындагы Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе һәм КФУның Алабуга институты студентлары.
Россиядә «Педагог һәм остаз» елы, Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан оештырылучы бәйгеләрдә татар әдәбияты классикасын өйрәнү, гореф-гадәт, милли йолаларны яңарту юнәлешендәге биремнәр, сынаулар булачак, дип хәбәр итә «Аулак өй - көрәш» проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.
Чара ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстанның Студентлары лигасы ярдәме белән оештырыла.