Рөстәм Миңнеханов Рамазан ае уңаеннан котлау видеосы урнаштырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграмдагы каналына язылучыларны изге Рамазан ае башлану белән котлады.
«Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!» диелә хәбәрдә.
Каналда видео да урнаштырылган, ул уразаның исламның биш шартының берсе булуына багышлана.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте изге Рамазан аен үткәрү тәртибе турында сөйләгән иде. Соңрак, махсус хәрби операция зонасындагы ислам динен тотучы хәрбиләргә ураза тотмаска рөхсәт ителүе хәбәр ителде.