Самара өлкәсендә Сәләй Вәгыйзов музеенда Туган тел көнен үткәрделәр
Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовның музей-йортында Туган тел көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар булды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәмдә 2-4 сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчесе, китапханә мөдире һәм авыл клубы мөдире катнашты. Китапханә мөдире Гүзәлия Гаизова Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятен укыды, аннары аны балалар рус теленә тәрҗемә итте. Алар «Буратино» әкияте буенча төзелгән кроссвордны да чиште.
Байтуган гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Риналь Гарипов сәнгатьле итеп «Туган тел» шигырен укыды. Ул Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә узган «Туган телем» Халыкара онлайн-конкурсында җиңүче булды.
Бәйрәмнең икенче өлеше Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды, диелә хәбәрдә.