Азнакайда спартакиадада пычкы белән утын кисү ярышында җиңүчеләр ачыкланды
Азнакай районының Карамалы авылында узган авыл яшьләре спартакиадасында спортның 13 төре буенча ярыштылар. Аркылы пычкы белән утын кисү тарихта гына калса да, аны онытып бетермәгәннәр икән.
Гадәттәгечә, бу көнне өстәл теннисы, волейбол, армспорт, таяк тарту, милли көрәш буенча ярышлар аерата кызык барды. Спартакиада кысаларында барган әлеге ярышта өлкән яшьтәге кешеләр элекке елларын искә төшереп утын киссәләр, яшьләр дә алардан калышмады. Бу хакта «Маяк» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов пычкысын да үзе әзерләп килгән. Иң җитезе дә алар булды. Әлкәй командасы икенче урынны алды, ә Әсәй командасы өченче булды.