Самара өлкәсендә Альбина Мәхмүтова истәлегенә багышланган концерт булды
Самара өлкәсенең «Акчарлак» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» татар җыр, бию һәм шигърият ансамбленең концерты узды.
Ул татар хәрәкәте активисты - Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең җитәкчесе Альбина Мәхмүтова истәлегенә багышланган иде.
- Татар хәрәкәте активисты - Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Мәхмүтова авыр операциядән соң 2022 елның 24 декабрьдә вафат булды. Аңа 43 яшь иде.
«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, бу концерт ансамбль җитәкчесе Альбина Мәхмүтованың соңгы иҗади эше иде, диелгән хәбәрдә.