Татарстан белән Башкортстан чигендә Ык елгасы аша күпердән юл ябыла
![Татарстан белән Башкортстан чигендә Ык елгасы аша күпердән юл ябыла](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/2/13/8a67777ba97d135613220f53a5421d1c.jpg)
Татарстан белән Башкортстан чигендә Октябрь-Урыссу юлында Ык елгасы аша күпер авария хәлендә булу сәбәпле, 15 февральдән ябыла. Бу хакта «Башинформ» Башкортстан Республикасы Транспорт министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Транспорт хәрәкәте өчен Азнакай-Ютазы-М-5 «Урал», Урыссу-Октябрь-Әбсәләм-Уба һәм Әбсәләм-Александровка маршрутларыннан урап узу юлы оештырылган. Урап узу юлы схемалары күпер янында урнаштырылган.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, хакимият күперне ябу ихтыяҗы турында узган елның ноябрь-декабрендә үк әйтте. Октябрь районы башлыгы сүзләренчә, хәзер реконструкция проекты әзерләнә, финанслар булу белән белән эшләр башланачак, диелә хәбәрдә.