Ульяновск китапханәсендә «Сембер язлары» җыентыгын тәкъдим итү кичәсе була
23 октябрьдә Ульяновск шәһәрендәге 17 нче милли китапханәдә «Сембер язлары» китабын тәкъдим итү кичәсе була.
«Хөрмәтле әдәбият сөюче дусларыбыз! Сезне 23 октябрьдә 17 нче милли китапханәгә Ульяновск өлкәсендә яшәп иҗат итүче язучыларыбызның «Сембер язлары» китабын тәкъдим итү кичәсенә чакырабыз. Башлана - 11 сәгатьтә. Адрес: В.Полевая ур., 15а. Телефон: 31-00-17. Көтеп калабыз», диелә «Өмет» газетасының телеграмдагы сәхифәсендә.