Ульяновскида төзелә торган яңа татар утарының түбәсен япканнар
Август аенда янган татар утары урынына яңасын төзү эшләре дәвам итә.
Ульяновскиның 1нче мәхәлләсе карамагындагы татар утарын төзү эшләре ахырына якынлашып килә. Татар йортының түбәсе ябылган, ишекләр куелган, тәрәзәләрне куярга җыеналар.
«Утарның бурасын күтәргәндә өмә оештырдык. Ярдәм итүчеләр күп булды. Бер атна элек түбәсен яптык. Ишекләрне дә куйдык. Әле тәрәзәләрне куярга җыенабыз. Халык ярдәм итә, карарга, хәл белергә килүчеләр дә бар», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов.
Аның сүзләренчә, тәрәзәләр куелгач, эчке эшләр – идән, түшәм ясыйсы кала.
«Эшмәкәрләр белән мәҗлес үткәргән идем. Кем нинди ярдәм күрсәтә алуы турында киңәшләштек. Бөтен эшне дә халык, эшмәкәрләр белән киңәшләшеп эшлибез. Әле бер дустыбыз идәнне җылыту өчен материал кайтарды», – дип сөйләде ул һәм рәхмәтләрен әйтте.
- Август аенда Ульяновскиның Идел аръягы районында урнашкан татар утары янган иде. Бина 1нче мәхәллә карамагында булган. Халык янган утар урынына яңасын торгызу турында карар кылган иде. Янган утарны сүтү һәм урынын чистарту эшләрен өмә җыеп башкарганнар иде.