«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе Укытучылар көне уңаеннан концерт күрсәтә
Иртәгә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе «Пушкин» мәдәният үзәгендә Укытучылар көне уңаеннан концерт күрсәтә.
«Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары укытучылары өчен Айдар Сөләйманов, Владимир Шнитко, Зәринә Хәсәншина, Инсаф Ганибаев, Әдилә Зиннәтуллина җырлый», дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең матбугат үзәге.
«Артистлар татар һәм рус телләрендә вакыт сынавын узган эстрада композицияләрен, ретро-җырлар башкарачак», диелгән хәбәрдә.
Арт-резидиенция 6 октябрьдә Арча укытучылары өчен концерт бирәчәк.