Татарстанда томан һәм +26 градус җылылык көтелә
Синоптиклар Татарстанда бүген төнлә һәм иртәгә иртән томан төшәчәк дип кисәтә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +17..+22 градус, көнчыгышта +26 градус булыр дип фаразлана.
- Татарстанда сентябрьнең соңгы декадасында аномаль температура көтелүе турында хәбәр ителгән иде.