Ислам банкингы буенча тәҗрибә өчен Татарстан, Дагыстан, Чечня, Башкортстан сайлап алынган
Кайбер төбәкләрдә ислам банкингын кертү буенча эксперимент үткәрү турындагы закон проекты Россия Дәүләт Думасына кертелде. Бу турыда финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Без партнерлык финанслары — федерациянең аерым субъектларында партнерлык финанславы эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар булдыру максатларында тәҗрибә үткәрү турындагы документны килештердек… Үзәк банк һәм Финанслар министрлыгы әлеге закон проектын хуплады. Ул Дәүләт Думасына каралуга кертелде», - дип сөйләде депутат.
Аның сүзләренчә, тәҗрибә өчен Дагыстан, Чечня, Башкортстан һәм Татарстан сайлап алынган.