Татарстанда 18 градуска кадәр җылыта һәм яңгырлар көтелә
Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә болытлы һава торышы күзәтелә һәм яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көньяк-көнчыгыштан уртача җил фаразлана. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 2-7 градус җылы була. Көнбатыш районнарда бераз җылырак булачак, анда +11 градуска кадәр фаразлана. Көндез һава 13-18 градуска кадәр җылына, дип искәртә синоптиклар.