Азнакайда «Яшь армия» йорты ачылды
Азнакайда Балалар иҗаты үзәге базасында урнашкан «Яшь армия» йортын тантаналы рәвештә ачтылар. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.
Хәзер район яшь армиячеләренең үз белемнәрен, осталыкларын, сәләтләрен арттырыр өчен тагын бер мәйданчык барлыкка килде. Йорт ачылышында «Яшь армия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Азнакай штабы әгъзалары һәм шәһәр мәктәпләренең яшь армиячеләре катнашты, диелә хәбәрдә.