Роспотребнадзор: Кайбер укучыларга дәрес вакытында да телефон кулланырга рөхсәт ителәчәк
Дәресләрдә кәрәзле телефоннар куллануны чикләү кагыйдәсе бөтен кеше өчен дә актуаль түгел – аларны медицина күрсәткечләре буенча кирәк булган укучылар файдалана алачак, дип белдерделәр Роспотребнадзорда. Аерым алганда, кесә телефоннарын укучылар кандагы шикәрен контрольдә тоту яки йөрәк ритмын мониторинглау өчен файдалана алачак, андыйлардан телефоннарны «катгый рәвештә» алырга ярамый, диелә ведомство хәбәрендә.
Шул ук вакытта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) искәртүенчә, уку максатларында кәрәзле телефоннар куллануны чикләү таләбе узган елдан ук гамәлдә һәм 1 сентябрьдән нинди дә булса яңа чикләүләр кертү турында сүз бармый.
«Мобиль җайланмаларны укыту максатларында куллануны чикләү таләбе гади аңлатыла. Кечкенә экранлы гаджетларны куллану күрү органнарына йөкләнешне арттыра, аерым очракларда – арканың төзлеген бозуга китерергә мөмкин», – диелә ведомствоның телеграм-каналында басылган хәбәрдә.
Искәртеп узабыз, бүген РФ мәгариф министры Сергей Кравцов яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә дәрес вакытында кесә телефоннарын кулланырга ярамавын белдерде.