Түбән Камада ишегалларын ачу тантанасын Юрий Болтиковка багышладылар
Республика көне һәм Шәһәр көнендә Түбән Камада «Безнең ишегалды»республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларын ачу тантанасы булды. Корабельная урамындагы 26нчы йортның төзекләндерелгән ишегалды ачылышында Рамил Муллин катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Барыгызны да Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм, – дип сәламләде кунакларны Рамил Муллин. – Ишегалдын ачу тантанасын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиковка багышлыйсым килә. Аның йөрәге 28 августта тибүдән туктады. Юрий Алексеевич бу шәһәргә бик күп яңалык кертте. Мондый бәйрәмнәрдә Түбән Камабызны төзекләндергән кешеләрне искә алыйк».
Капиталь ремонттан соң, территория сизелерлек үзгәрде: ишегалдында яңа асфальт җәелде, машиналар йөри торган өлеше киңәйтелде, машина кую урыннары өстәлде, шулай ук уен мәйданчыклары һәм яшь түбәнкамалылар өчен спорт комплексы урнаштырылды. Моннан тыш, монда яңа эскәмияләр, чүп савытлары һәм яктырту баганалары куелды.
Чарада аниматорлар, концерт номерлары, мастер-класслар һәм күңелле конкурслар үткәрелде. Җәй дәвамында ишегалды танымаслык булып үзгәрде: эшчеләр яңа асфальт җәйде, халык үтенече буенча машина кую урыннары өстәлде, ә иң нәниләргә яңа уен җиһазлары урнаштырылды.
Ишегалдының тантаналы ачылышы Бызов урамындагы 10, 12, 14 һәм 16 номерлы йортлар янында да узды. Яңартылган ишегалды халыкны шатландыра: яңа асфальт җәелгән, тротуарлар һәм подъезд эчендәге мәйданчыклар төзекләндерелгән, яктырту алыштырылган, 30 яңа эскәмия һәм 26 чүп савыты урнаштырылган.
Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә Түбән Каманың 69 ишегалды төзекләндерелгән.