Мамадыш районында чүп-чар төяү станциясе ачылды
Калдыклар белән эш итү буенча «Гринта» төбәк операторы Мамадыш районының Көек Ерыкса авылы җирлегендә чүп-чар төяү станциясе төзелешен төгәлләде. Бу каты көнкүреш калдыклары белән эш итү инфраструктурасын үстерү программасы кысаларында төзелгән Татарстанның көнчыгыш зонасы территориясендә беренче шундый объект.
«Мамадыш» чүп-чар төяү станциясе ачылу тантанасында Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов катнашты. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мамадыш полигоны ябылганнан соң һәр чүп ташучыга көненә берничә тапкыр үзчүп-чарларын күрше районга алып барырга туры килде. Чүп-чар төяү станциясе ярдәмендә транспортлауга чыгымнарны оптимальләштерергә генә түгел, кайбер авыл җирлекләрендә чүп чыгаруның ешлыгын арттыруда халыкның сорауларын да канәгатьләндерергә мөмкин», - диде «Гринта» генераль директоры Светлана Ярлыченко.
Искәртик, ел ахырына кадәр «Гринта» Әгерҗе, Нурлат һәм Актаныш районнарында тагын өч чүп-чар төяү станциясе ачарга планлаштыра.