Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Казан тарихчылары Галимҗан Барудиның хатыны Маһруй турында хатирә дәфтәре тапкан

Татарстанның Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов дин галиме, Россия мөселманнары мөфтие Галимҗан Барудиның хатыны – Маһруй Үтәмешева турындагы кулъязма дәфтәрен өйрәнеп, китап чыгаруы турында әйтте.

«2005 елдан бирле татар халкының язма мирасын өйрәнү белән шөгыльләнәм. 2013 елда Кукмара районына экспедицияләргә килгән идек. Иске китаплар барладык, җыйдык, өйрәндек. Иң кызыклы табышларның берсе – «Маһруй ханым тәрҗемәи хәле» кулъязманың табылуы. Ул быел «Иман» нәшриятында 400 данә белән китап буларак басылып чыкты», - диде ул «Бишенче Мәчкәрә укулары» төбәкара конференциясендә.

Хатирә дәфтәрен кириллицага һәм хәзерге татар теленә күчерү эше белән ике ел мәшгуль булганнар. «Кулъязма шәхси кулларда саклана. Безгә аның фотокопияләрен бик теләп тәкъдим иттеләр һәм, шул рәвешле, бу хезмәтне өйрәнә алдык. Баруди хатыны турында автобиографик әсәр язып калдырган. Ул нибары 22 язма биттән торса да, безнең өчен бик кадерле», - ди ул.

Аның әйтүенчә, Галимҗан Баруди остазы Сәлахетдин хәзрәтнең кызына өйләнергә тиеш була, ләкин кыз яшьли үлеп китә. «Соңрак аны Кукмараның Мәчкәрә авылыннан Бибимаһруй Үтәмешевага димлиләр. Аларның Мәчкәрәдәге туена хәтта дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани дә килә. Мәрҗани татар сәүдәгәрләре һәм химаячеләре нәселеннән Габдулла Үтәмешевның оныгы Бибинәгыймәгә өйләнгән була. Аны да Мәчкәрә авылы кияве дип әйтергә була», - ди ул.

Кулъязманы дин галиме, язучы Шәһер (Шәһретдин) Шәрәф Галимҗан Барудиның көндәлекләре белән бергә пөхтә итеп күчереп язган булган. «Ул Барудиның ин яхшы шәкерте булып саналган. Баруди хатынының тәрҗемәи хәленең бер бүлеген генә язып калдырырга җитешкән, ни сәбәпледер, тәмамлый алмаган. Аның җитешмәгән, ким калган җирләрен тәмамларга ул Шәрәфкә васыять иткән. Шәрәф остазының шул васыятен үтәп, моны тулысынча тәржемәи хәл рәвешенә китереп, тәмамлап язган», - диде галим.

Хезмәтнең кыска гына сүз башында Баруди аны язу сәбәбен аңлаткан: «Маруй ханымның тормышында игътибар итәрлек хәлләр һәм гыйбрәтләр булганга күрә», ул аны язарга булган. «Баруди әлеге китап хатын кызларга гына түгел, ир-атларга да файдалы булыр, дип өметләнгән. Шулай ук ул аны язуы белән хатынын югалту кайгысыннан үз-үзен юатырга да тырышкан», - диде Айдар Гайнетдинов.

Баруди Маһруй ханымның туган урыны, нәселе, исеме, тәрбияләнүе, тышкы һәм эчке камиллеге хакында тәфсилләп язган. «Аның тәрбияләнү рәвешен язганда Баруди, бераз темадан читкә китеп, тәрбия мәсьәләләренә дә киң тукталган. Ул оста педагог булганга, боларга карата битараф кала алмаган, чөнки бала тәрбиясен ул әһәмиятле итеп бирергә һәм кайгыртырга тиешле булган мәсьәлә дип караган», - ди галим.

Маhруй ханымның Казандагы тормышы турында Шәһер Шәрәф язган. Ул аның яңача (җәдидчә) укыта торган кызлар мәктәбе оештыруы, анда укытуы, хәйрия эшләре хакында язган. «Mаhруй ханым тәрҗемәи хәле» хезмәте абыстайның үләр алдыннан әйткән васыяте белән тәмамлана. Шәрәф аның Барудига тормышта һәм гыйлем таратуда чын иптәш һәм таяныч булуын ассызыклаган.

  • Mahpyй Исхак кызы Үтәмешева - татар тарихында тирән эз калдырган педагог, жәмәгать эшлеклесе, хәйрияче. Ул 1862 елның апрелендә хәзерге Татарстан Республикасы Кукмара районы Мәчкәрә авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән. Үтәмешева дин галиме Габденнасыйр Курсавиның абыйсы Габделхалик хәзрәттә, оныгы Гайшә абыстайда укыган, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнгән.
  • 1882 елда Маhруй абыстай Галимҗан Галиевка (Барудига) кияүгә чыккан һәм ире карамагында укуын дәвам иткән. 1889 елда Үтәмешева үз йортында кызлар укыта башлаган, сонрак кызлар мәктәбе ачкан һәм анда яңа (җәдиди) ысул белән мөгаллимлек иткән.
  • Әтисеннән калган байлыкны ул мәгарифкә һәм хәйриячелеккә тоткан. Маһруй Үтәмешева 1904 елның 3 маенда эч авыруыннан вафат булган һам Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән.
  • Галимҗан Барудиның дүрт көндәлеге билгеле. Беренчесе – «Истамбулга сәяхәтем». Ул 1907 елда Төркиягә барган сәфәрендә күргән вакыйгаларны тасвирлауга багышлаган. Икенчесе – 1918 елда язылганы – Төркестан һәм Казахстан якларына оештырылган сәяхәтенә багышланган. Баруди шул сәфәрендә Кызылъяр, Троицк, Чиләбе, Омск, Күкчәтау һ.б. шәһәрләрдә булган. Өченче һәм дүртенче көндәлекләр арасында Барудиның «Mаhруй ханым тәржемәи хәле» дип аталган кулъязмасы табылган.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net